ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт.

Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау – дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?”

Җитте! Фитнес, тренажер залы, солярий вакыты җитте. 1 майны барча халык бакчада казыну, бәрәңге утырту, яшелчәләр чәчү өчен көтеп ала. Май бәйрәмнәре халык арасында бәрәңге утырту вакыты буларак кереп калган. Әмма иртә яздан утыртып, җәй буе кадерле кунак кебек карасак та, бәрәңге уңышы мактанырлык түгел соңгы елларда. Бу аның утырту срогына, сортына һәм авыру, корткычларга каршы  торучанлыгына бәйле. Шуңа күрә узган елларда ясалган хаталарны төзәтү юнәлешендә эшләргә булдык. Татарстан шартларына яраклы бәрәңге сортлары, утырту үзенчәлекләре турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының  бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева белән сөйләштек.

Ямаширмә авылы кешеләре Җиңүнең 72 еллыгына багышланган  “Башваткыч” телевизион уенында катнаштылар. 

Казанда талантлы балалар һәм матурлык конкурсы “Мини-мисс Татарстан-2017” бәйгесе уза. Әлеге бәйгедә катнашырга дип Татарстанның төрле шәһәр районнарыннан гаризалар килгән. Сайлап алу турында кызларның үзләрен сәхнәдә ничек тотуларын, талантларын истә тотып, 45ен сайлап сайлап алганнар.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Россия Пенсия Фондының Татарстан бүлеге ветераннар өчен кайнар элемтә номеры ача.

Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылачак.

Бүген "Биектау ТВ"да район яңалыкларын карагыз

Бүген 5 май көнне Сая авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зайфәр Касыйм кызы Ибәтуллина үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә.

 Район кырларында уҗым культураларын тукландыру эшләре тәмамланып килә, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International