Бүген "Биектау ТВ"да район яңалыкларын карагыз

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген 19:00дә  “Биектау ТВ” телевидениесе яңалыклары чыгарылышын карагыз. Программада:

–   Җиңү көне якынлаша. Биектау районы  предприятиеләре һәм оешмаларының аны ничек бәйрәм итәргә әзерләнүе турында үз хәбәрчеләребез сюжетларыннан карагыз.

–   Ил буйлап  “Үлемсез полк”  атлый. Бөреле мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына кагылышлы вакыйгалар турында сөйләделәр. Бу турыда тулырак мәгълүматны Гүзәл Газизуллина сюжетыннан белерсез.

–   “Биектау” футбол кырында кече шәһәрләр һәм районнар арасында ТР Беренчелеге кысаларында футбол буенча чираттагы уеннар узды. Бу турыда Алия Хәйретдинова сөйләр.

Яңалыклар чыгарылышын карамый калмагыз. “Биектау ТВ”ны шулай ук biektaw.ru сайтында да табарга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International