Дога кылганда кулларны өскә күтәрергә ярыймы? (сорау-җавап)

2017 елның 5 мае, җомга

Укучыбыз Эльмира кызыксына: «Күптән түгел бер китапта Аллаһы Тәгаләнең урыны күктә дип уйлау – дөрес түгел дигән сүзләр укыдым. Ә бит моңарчы дога кылганда, кулларны гел өскә күтәрә идем. Аңлатыгыз әле, болай эшләү дөресме, юкмы?”

Сорауга Казан шәһәренең "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җавап бирә:

 

 

“Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

 

Дога кылганда кулны күккә юнәлтү һәм дога кылганнан сон биткә сыпыру пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәте. Халыкта шундый әйтем дә бар: "Доганың кыйбласы - күк". Ә йөзне күккә юнәлтүгә килгәндә, намаз укыган чакта - ул мәкрүһ (тыелган), дога кылганда галимнәр рөхсәт итәләр. Әмма шунысына игътибар итәргә кирәк, күккә карау - ул Аллаһы Тәгалә җисми рәвештә күктә дигәнне аңлатмый, бу фикердән ерак булырга кирәк». 


Энҗе НОГМАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International