27-30 апрель көннәрендә Самара шәһәрендә «Олимпия» хәйрия фонды призына хоккей буенча ярышлар уздырылды.
Әлеге ярышларда барлыгы 6 команда – Самара, Тольятти, Балашиха, Отрадный һәм ТРның Биектау районы командалары катнашты.
Биектау районы данын 2008 елгы үсмерләрдән торган “Биектау” командасы яклады.
Уздырылган 5 уен нәтиҗәләре буенча, безнең хоккейчылар 3 нче урынга лаек булдылар. Команда активында 3 җиңү һәм ике җиңелү. Керткән һәм керттергән шайбалар аермасы 28 гә 14.