30 апрель көнне 13 сәгать 33 минутта Биектау районы Иске Тура авылы, Нагорная урамы буенча урнашкан бакча йортында янгын чыгуы турында хәбәр килеп җитә.
Янгын мәйданы - 45 кв.метр тәшкил итә.
Ачык яну 13 сәгать 58 минутта сүндерелә, 14 сәгать 08 минутта янгын сүндерелә.
Янгын сүндерүдә 12 кеше, 5 берәмлек техника, шул испәтән Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы хезмәткәрләре арасыннан 7 кеше, 2 берәмлек техника катнаша.