Семиозерка авылында ике шәхси йорт янган

2017 елның 5 мае, җомга

1 май көнне 16 сәгать 53 минутта Биектау районы Семиозерка  авылы, Үзәк урам буенча урнашкан ике шәхси йорт януы турында хәбәр килеп җитә.

Янгын мәйданы - 80 кв.метр тәшкил итә.

Ачык яну 17 сәгать 14 минутта, 17 сәгать 25 минутта тулаем янгын сүндерелә. 

Янгын сүндерүдә 16 кеше, 6 берәмлек техника, шул испәтән Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы хезмәткәрләре арасыннан 8 кеше, 2 берәмлек техника катнашты, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча бүлеге. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International