ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

26 май кичендә беренче тәравих намазын укып, изге Рамазан аен каршы алдык. Бу намазның үзенчәлеге хакында Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге баш белгече, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашевтан белештек.

Intertat.ru электрон газетасы июнь аена халык сынамышлары тәкъдим итә.

1 июнь – балаларга табигатьнең дә, җәмгыятьнең дә бүләк ясый торган көне. Алда 3 айга сузылган каникуллар, кояш, ирек. Моңа өстәп? Җәйнең беренче көне рәсми рәвештә Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне рәсмиләштерү тарихы узган гасырның 20нче елларына барып тоташа.

“Биектау хәбәрләре” гүзәле - 2017” бәйгесе җиңүчесе “Биектау хәбәрләре” редакциясеннән үзенең бүләген алып китте.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы бозылу сәбәпле кисәтү таратты.

Җәйге каникуллар башланырга да күп калмады, димәк, укуга йомгак ясар вакыт җиткән дигән сүз. Мәктәпләрдә бу билгеләр булса, иҗади белем бирү учреждениеләрендә әле отчет концертлары да. Иҗат коллективлары тамашачыларны җырлары, дәртле биюләре, матур уй-тойгылар бүләк итүләре белән сөендерделәр. “Color  music” вокаль ансамбле, “Йолдыз” хореография коллективы, “Везунчик” бию театры, "Затейники" хореография коллективы  һәм башка бик күпләр иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Кунаклар гомуми концертта беренче тапкыр “Гармония” студиясенең театраль чыгышын күрделәр.

Шушы көннәрдә Биектау районының “Битаман” предприятиесе базасында азык хәзерләү техникасының торышына контрольлек итү мәсьәләләре буенча “Гостехнадзор”ның Татарстан Республикасының көнбатыш зонасындагы бүлекләре начальниклары зона семинар-киңәшмәсенә  җыелдылар.

Бүген, 31 май иртәнге сәгатьләрдә Биектау авылындңа уздарылган «Тоннель» операциясе кысаларында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Биектау районы буенча бүлеге юл йөрү кагыйдәләрен бозган 17 очракны ачыклады.

Татарстанда өч ел рәттән “Укучының мәдәни көндәлеге” дип аталган мәдәни-белем бирү  проекты уздырыла. Башта анда беренче сыйныф укучылары гына катнашкан иде, хәзер ул башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын да үз эченә алды. Ә киләсе елда  проект көндәлекне беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр алып баручылар белән мактана алыр. Укучылар ел дәвамында үзләре булган барлык мәдәни урыннарны – музейлар, китапханәләр, театрлар, кинотеатрларны теркәп баралар. 

Соңгы елларда районның кайсыдыр җирлегендә бара торган социаль, икътисади, мәдәни тормышындагы күркәм үзгәрешләр “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы аша тиз арада таралу ала башлады. Әлеге программа моннан бер елдан артык элек район җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде. Авыл советы башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре барысы бергә үзгәрешләр җирлегенә барып, фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша. Күптән түгел җитәкчеләрне Суыксу авыл җирлеге каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International