Тәравих намазы – сөннәт намаз! Тәравихны уку кагыйдәләре

2017 елның 2 июне, җомга

26 май кичендә беренче тәравих намазын укып, изге Рамазан аен каршы алдык. Бу намазның үзенчәлеге хакында Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге баш белгече, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашевтан белештек.


Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!


Тәравих – ял итү дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез с.г.в. һәм аның сәхәбәләре бу намазны озак итеп укыганнар һәм һәр 4 рәкәгать саен ял итеп алганнар. Тәравих намазы – ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә сөннәт намаз. Аны ураза тотучылар да, сәфәрдә булу яки авыру сәбәпле уразада булмаганнар да укый. Тәрәвихны аерым да, җәмәгать белән дә башкаралар. Тик җәмәгать белән мәчеттә уку хәерлерәк. Ул ястү намазының фард һәм сөннәтеннән соң укыла. Тәравихны укып бетергәч кенә витр намазын укыйбыз. Пәйгамбәребез с.г.в. тәравихны ким дигәндә 20 рәкагать итеп укыган. Безгә дә шулай уку сөннәт.


Бу намаз ни өчен Рамазан аенда гына укыла?


Пәйгамбәребез с.г.в.нең хәдисендә болай диелә: “Кем дә кем Рамазан аенда тәравих намазын иман, ихласлык белән, Аллаһ Тәгаләнең шәфагатенә өмет итеп укыса, Аллаһ Тәгалә аның элекке гөнаһларын ярлыкар”. Билгеле, монда сүз кечкенә гөнаһлар турында бара. Рамазан ае – ул Коръән ае. Ә тәравих намазында без якынча 40 минут Коръән аятләре укыйбыз. Шул рәвешле җан рәхәте алабыз. Бу намазны – калебне, җанны чистарту, йөрәккә ял бирү намазы, – дип тә атыйлар.

 

 


Тәравих ничек укыла?


- Тәравих намаз 20 рәкәгать итеп укыла;


- Һәр 4 рәкәгать саен ял итәбез;


- “Иләһи ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазымның 4 рәкагатен үтәмәккә. Оедым ошбу имамга. Халисан лиллаһи тәгалә. Аллаһу әкбәр” дип ният кылабыз;


- Тәравих намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла;


- Һәр 4 рәкәгатьтән соң ял иткәндә, Аллаһ Тәгаләне мактап зикр әйтәбез. Мисал өчен бу зикрне кабатларга мөмкин: “Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йөмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. Нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар”. Тәрҗемәсе: “Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның (җан ияләренең) хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугтан Сиңа сыгынабыз”.


- Тәравих намазы тәмамлангач, түбәндәге дога укыла: “Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәдин үә сәллим. Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтил-иимән. Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри рамәдаан. Үәр-зүкънәл-җәннәтә үәл-гүфраан. Үә тәкаббәл миннәә тәрааүиихәнәә йәә сүбөхән. Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә үә җүүдикә йәә мәннаан. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Тәрҗемәсе: “Йә, Рабби, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһеленә (гаиләсенә), рәхмәтеңне һәм сәламеңне бир. Йә, Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфыйк белән кадерлә һәм рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Әй пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл, әй Рәхмәтле Раббыбыз һәм сорамыйча бирүче Аллаһ, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән догаларыбызны кабул кыл. Әй камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була” .

 (Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабыннан).


Энҗе НОГМАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International