Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы бозылу сәбәпле кисәтү таратты.
"Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 майда республикада төнлә, иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көндез бераз явым-төшем һәм яшен булуы фаразланыла", – диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан һәм вакыт узу белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар, диелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы көйсезләнгән вакытта саклык чаралары күрергә киңәш итә.