1 июнь – балаларга табигатьнең дә, җәмгыятьнең дә бүләк ясый торган көне. Алда 3 айга сузылган каникуллар, кояш, ирек. Моңа өстәп? Җәйнең беренче көне рәсми рәвештә Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне рәсмиләштерү тарихы узган гасырның 20нче елларына барып тоташа.
- 1925 елда Женева Бөтендөнья конференциясендә бу датаны билгеләп үтәргә тәкъдим ясала. Сәбәбе - балалар иминлеген кайгыртуның мөһимлеген аңлау.
- 1925 елда Сан-Францискода Кытай консуллыгы ятим балалар өчен бәйрәм уздыра. Бу бәйрәм 1 июнь көненә туры килә.
- 1949 елда Парижда хатын-кызлар конгрессы уза. Ул Икенче Бөтендөнья сугышының балалар язмышында ачы роле, сәламәтлек һәм иминлек, тынычлык темаларына багышлана. Биредә катнашучылар, балаларның бәхетле киләчәге хакына, тынычлыкка омтылырга ант бирәләр.
- Шул ук елны Халыкара хатын-кызлар азатлыгы федерациясенең Мәскәүдә узган сессиясендә бу датаны бәйрәм итеп уздыру турында карар кабул ителә. 1950 елның 1 июнендә ул беренче тапкыр һәм шул көннән бирле ел да билгеләп үтелә;
- Халыкара балалар көненең үз байрагы бар. Яшел фонда җир шары тирәли кызыл, сары, зәңгәр, ак һәм кара фигуралар урнашкан. Бу кеше сурәтләре һәрберебезнең үзенчәлекле, төрле булуын һәм сабырлык, толерантлык хисләрен чагылдыра.
- Советлар Союзы вакытында бу көнне мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлана иде.
1 июнь - балалар бәйрәме генә түгел
Бу көн һәрберебезгә бала хокукларына сакчыл карарга, аларның сәламәт, бәхетле булып үсүләренә, укуларына булышлык итәргә кирәк дигән искәртү көне дә.
Һәр бала түбәндәге хокукларга ия:
- әти-әнисенең икесе белән дә тигез мөнәсәбәттә булу;
- үзен шәхес буларак тану;
- физик иминлегенең тәэмин ителеше;
- ашау-эчүгә кытлык кичермәү;
- яшәгән иленең мәгариф системасында бушлай урта белем алу;
- сәламәтлеген саклау;
- кылынган җинаятьләр өчен бала яшен һәм психологик үсешен истә тотып кына җәзалау;
- гражданлык (иҗтимагый һәм сәяси) хокуклары;
- раса, җенси ориентация һәм кемлеге, тотылган диненә, физик яки психик чикләнүләр булуына, тән тиресе төсе, милли чыгышы һәм башка сыйфатлар сәбәпле дискриминацияләнүдән ирекле булу;
- БМО Генераль Ассамблеясе 1989 елда кабул иткән Бала хокуклары турында конвенция буенча, "кешенең балигълыгына җитүе иртәрәк исәпләнгән очраклардан тыш, 18 яшькә җитмәгән һәр кеше бала буларак билгеләнә”.
Балаларны нәрсәдән якларга?
- Гаилә эчендә җәбер-золымнан. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел саен 14 яшькә кадәр булган 2 миллионга якын бала ата-аналар тарафыннан кыйнала.
- Йорттагы кыерсытуларга түзә алмыйча ел саен 50 000 бала өеннән чыгып кача, шуларның 25 000 әле дә эзләүдә санала.
- Балаларга рухи зыян китерүдән. Монда баланы телевидение, интернет, компьютер уеннарының зарарыннан саклау кирәклеге дә искәртелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы искәртә: соңгы 10 елда төрле психик авырулар белән тилмерүче балалар саны арткан.
- Ачлыктан, ялангачлыктан. Безнең илдә ким дигәндә 4 миллион бала хәерчелек чигендә яши. Күп кенә Африка һәм Азия илләрендә балалар, 5 яшькә кадәр дә яши алмыйча, ачлыктан дөнья белән хушлаша.
- Сугыш, наданлык, СПИД. Бүген бөтендөнья балаларына янаучы куркыныч афәтләр исемлегенең беренче сафында шулар. Белгечләр, илбездә яшәүче балаларның яртысыннан күбрәге теге яки бу авыру белән чирли дип искәртә. Димәк, сәламәт балалар саны азрак;
- Безнең илдә яшүсмерләрнең якынча яртысы алкоголь һәм наркотиклар куллана;
- Соңгы елларда мәктәп укучылары арасында вандаллык, суицид, төрле агрессия белән бәйле вакыйгалар ешайган;
- Кечкенә һәм балигъ булмаган балаларга карата җенси яктан кылынган җинаятьләр саны елдан-ел арта;
- Россиядә 80 процент бала легаль булмаган рәвештә эшли;
- Ятим, инвалид балаларга карата битарафлыктан. Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, ятим балаларның яртысыннан күбесе инвалидлыкка ия.
Һәр акыллы җитәкче, һәр зирәк әти-әни өчен бала – ул зур капитал. Кечкенәдән үзенә сеңдергән тәрбияне, гадәтне, белемне, кайгыртучанлыкны киләчәктә ул безгә бирәчәк. Килер бер көн, без алар кулына калачак. Шул вакытны уйлап эш йөртик.
Әҗинияз Тәҗибаев
Бала дип...
(Марс Шабаев тәрҗемәсе)
Бала дип, баш булып йөрмә балаңа,
Бала дип, яшь диеп йөрмә балаңны.
Яхшылыкка өйрәт аны — онытма
Балаң синнән hәрчак үрнәк алганны.
Безсез белмәс бала караны-акны,
Бездән башка бала булыр көр-шатмы?
Пакъ күңеленә чәч изгелек орлыгын,
Үсеп чыксын — ычкындырма форсатны.
Кулдан килгән кадәр өйрәт балаңны…
Көне җиткәч, кош канаты таладыр —
Берәм-берәм китәрбез без… Бездән соң
Җир язмышы балаларга каладыр.
Энҗе НОГМАНОВА әзерләде