ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Республика Татарстан, Министерство связи и массовых коммуникаций РФ и Союз «Агентство развития профессиональных сообществ и рабочих кадров «Молодые профессионалы (Ворлдскиллс Россия)» договорились о сотрудничестве при подготовке и проведении национального отраслевого чемпионата в сфере информационных технологий по стандартам Ворлдскиллс.

Мәскәүдә быелның 29 маендагы җил-давылда 16 кешенең гомере өзелде, 170 кеше төрле авырлыкта имгәнү алды. Әлеге табигый гарасат Мәскәүдә 1904 елдагы җил-давылга тиң булган.
 

Intertat.ru электрон газетасы 3-4 июньгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итә.

Ата-аналарның БДИга уңай мөнәсәбәте имтиханнар чорының балалар кәефенә, нерв системасына зыян китермәскә ярдәм итәчәк.

Укучыбызның әлеге соравына җавапны Татарстан мөслеманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирә.

Кисәк кенә сорасаң, ул ничә тапкыр Татарстан, Россия чемпионатында батыр калуын да әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки җиңүләре күп! Сабан туйларында җилкәсенә менеп кунаклаган тәкәләр санының хисабын бик теләсә дә әйтеп бирә алмаячак. Алары тагын да күбрәк. Әле Татарстанда быелгы бәйрәмнәр башланырга да өлгермәде, ул инде Әстерханда узган Федераль Сабан туеннан көрәш батырына бүләк ителгән автомобильгә утырып кайтты. Көрәшеп алган ничәнче машинасы, дисезме? Анысын ул сер итеп саклый. Париж батыры булса да, авылларча гадилеген саклап калган Теләче батыры Раил НУРГАЛИЕВ белән Сабан туйлар алдыннан  җәелеп китеп сөйләшү мөмкинлеге туды...

Социаль челтәрләрдә кичә көньяк-көнчыгыш районнарда булган давыл китергән зыян нәтиҗәләрен күрсәткән яңа видеолар һәм фотолары барлыкка килде. Җил хәтта нефтекачалканы аударган.

29 майда Мәскәүдә узган гарасаттан соң, шундый давыл Татарстанга да килә дигән хәбәр яшен тизлеге белән дә таралды. Әмма синоптиклар бу мәгълүматны кире какты. Шулай булуга да карамастан, алдагы көннәрдә һава торышы начарлану турында хәбәр ителде. 1 июньдә Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында узган гарасат күп кенә йортларга зыян салды.

«Татар халкы Сабантуйны сагынып көтеп алган кебек без КВНны көтәбез», − дигән сүзләр белән башланып китте татар КВН югары лигасы финал ярышы. Кичә «Ак барс» яшьләр үзәгендә булган Интертат.ру электрон газетасы хәбәрчесе үзенә күрә бер җылы, татарча, яшьләрчә атмосфераны тоеп кайтты.

Intertat.ru электрон газетасы 2 июньгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International