Ураза тотканда нинди эшләр мактаулы гамәлләр булып санала?

2017 елның 2 июне, җомга

Укучыбызның әлеге соравына җавапны Татарстан мөслеманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирә.


Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:


- Таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: “Таң алдыннан сәхәр ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар” (Бохари);
- Авыз ачуны соңга калдырмау;
- Изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
- Изге Коръәнне уку, зикер һәм салават әйтү. Җәбраил, галәйһиссәләм, Рамазан аеның һәр төнендә пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм белән очрашып, аның белән бергә Коръән укыган” (Бохари, Мөслим).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International