Татарстанда Иннополис университетының Күзәтчелек советы рәисе итеп РФ вице-премьеры Максим Акимов сайланды.
Россия хөкүмәте Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең яңа составын раслады, аңа 139 кеше кергән, шуларның 94е - яңа катнашучылар. ВАК рәисе итеп яңадан Россия Халыклар дуслыгы университеты ректоры, профессор Владимир Филиппов расланды, диелә 28нче майда аның сайтында бастырылган Хөкүмәт карарында.
Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына алдан яхшы итеп ял итәргә һәм көч җыярга кирәк, шулай ук биремнәрне үтәүдән читләшмәс өчен имтиханның әһәмияте турында борчылмаска кирәк. Әңгәмәдә ТАСС 2018 елда БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәев шундый фикер белдерде.
30нчы майда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар онлайн-сату башланачак. Бу хакта 28 нче майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белем бирү-тәрбия программаларын яңартуны әзерлиләр, дип хәбәр итте Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова “Известия " газетасына биргән интервьюсында.
29нчы майда унберенче сыйныф укучылары математикадан (база һәм профиль) мәҗбүри БДИ тапшыралар. Татарстанда барлыгы 16 мең 28 укучы имтихан тапшыра, шуларның 9 мең 615е - профильле дәрәҗәдәге математика, 6 мең 413е - база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан тапшыра. 2019 елның үзенчәлеге - быел чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИны бер генә дәрәҗәдәге, профильле яки база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.
3 һәм 11 июньдә республикада яшәүчеләр бер сәгатькә кимрәк эшләячәк.
Мин үземне өч яшьлек чагымнан беләм. Өстемдә әнкәй үзе тегеп кидерткән ал күлмәк. Түр башындагы сәкедә яран гөлләре уртасында утырам. Ал, кызыл, ак чәчәкле һәм матур яфраклы ул гөлләр минем өчен гөлбакча булган инде. Аларның хуш исе бөтен өйгә таралган. Сәкегә җәеп куелган буй-буй сызыклы палас минем биләмәне тагын да матурайткандыр. Әнкәй үз куллары белән суккан ул паласка аның күңел җылысы да салынган ич.
14 майдан 16 майга кадәр Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлек продуктларының һәм махсус җайланмаларның «SIAL China 2019» халыкара күргәзмәсе узды. Республиканың агросәнәгать комплексы куәтен презентацияләү максатында күргәзмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Олег Земсков булды. Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары шулай ук берничә компания җитәкчеләре белән очрашты һәм продукция экспортлау, Татарстан агросәнәгать комплексына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген өйрәнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган гадәттәге "Бөтенроссия кыр көне" күргәзмәсе быел 10 - 12 июльдә Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә узачак.