ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт башлыгының сәламләү хаты Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында укылды.

ТР Президенты «Татарстанда Кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша.

29 июньнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирларны йөртү тыелды.


30
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Казанда WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының төп составына 14 татарстанлы керде. Төзелеш өлкәсен «Бетон төзелеш эшләре» компетенциясе Сираҗетдинов Радик Рафаэль улы («Казан ДСК» ҖЧҖ хезмәткәре), «Сантехника һәм җылылык» компетенциясе Малинов Дмитрий Олег улы (КДАТУ студенты) тәкъдим итә. Ярышларда илне барлыгы 63 яшь белгеч тәкъдим итәчәк. 

22 июньнән  29 июньгә  кадәр   Мордовия Республикасының Горяйновка авылында   Җир  сөрү  буенча  Россиянең   8 нче  ачык    чемпионаты  узачак.    Чара  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм  Россия  Федерациясе   Федераль  Собраниесе Федерация Советы,      "Бердәм Россия" Бөтенроссия  сәяси  партиясе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары ассоциациясе   (АККОР) ярдәме  белән  оештырырылды.  Ярышларны  "Росагролизинг" АҖ  һәм һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте оештыра.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов   катнаша.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  «Август-Алабуга» заводын  ачу  тантанасында  катнашты.  

 

Республика районнарындагы    кыр эшләре  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә. Көндәлек  оператив  белешмәләрдәге  саннарда  Татарстанның һәр  районының  үзенчәлеге  һәм  аерымлыгы,  һәм,  иң  мөһиме, меңнәрчә кешеләрнең хезмәте  чагыла.  

26 июньдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары   Максим Увайдов  Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы   академиясендә  булды,   ул  югары  уку  йортларының  җитәкчеләре, хезмәт  коллективы вәкилләре  һәм      студентлар  белән  очрашты.  Аның  белән  бергә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, Ветеринария   академиясенең уку һәм  тәрбия  эше  буенча   проректоры   Али Волков  һәм башка рәсми  затлар  йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International