Милләт язмышы алар кулында. Монда хикмәт яшь санында гына түгел. 5-6 яшьлек әлеге балалар инде хәзергедән үк “туган тел”, “татар” дигән сүзләрнең бар асылын аңлап, иңнәрендә җаваплылык тоеп үсәләр. Моның шулай икәнен “Бәләкәч” балалар бакчасында үткән “Татар малае-2020“ бәйгесе дәлилләде. Татарның асыл малае нинди булырга тиеш соң?
Җиңү өчен, бүген алар өйрәнгән бар һөнәрләрен күрсәтергә әзер! Егет кешегә аның 70е дә аз икәнлегенә хәзердән үк яхшы төшенгәннәр. Татарлар элек-электән кул эшләренә осталыклары белән аерылып торган. Дәвамчылар да бабаларыннан калышмаска тырыша! Мәсәлән, Азат Шакиров. “Татар малае2020“ район күләмендәге бәйгегә ул үз куллары белән комбайн ясап алып килгән.
- Ул элекке ТАССР вакытындагы комбайн. Аны тракторлар тартып йөргән. Һәм ул комбайн ТАССР вакытында 100 кешелек эшне алыштырган, - дип аңлатты Азатның әтисе Ренат Шакиров.
Җансыз техника һәр эштә алмашчы була алса, әти тәрбиясе бәһасез. Ренат әфәнде дә моны яхшы аңлый. Шуңа күрә хезмәттә дә, бәйгедә дә дәвамчысы белән бергә ул!
- Бергәләп кар көрибез, бакча эшләрен бергәләп башк арабыз. Аллага шөкер, мин нәрсә эшлим, нәрсә тотам, минем белән бергә ияреп, улым да шуны эшләргә тырыша. Үземә алган эш коралының кечкенәсен аңа да сатып алам, - дип дәвам итте сүзен Ренат Шакиров.
“Татар малае“ бәйгесенә килгән 11е дә шундый эшкә дә батырлар, сүзгә д ә та п к ы рл а р ! Җ ы р дисәң, моңлы итеп көен суза, бию дисәң, җитезлекләренә таң калырлык. Гаҗәпләнәсе дә юк, чараның йомгаклау өлешенә һәр җирлектән иң-иңнәре чакыру алган. Жюри әгъзалары һәр чыгышны йөздә олы шатлык, күңелдә горурлык хисләре белән каршы ала. Биредә барысы да, бәйге генә түгел, милләт язмышы хәл ителгәнен яхшы аңлый.
- Үзебезчә, татарча, авазларны бозмыйча, у р ы с л а ш т ы р м ы й ч а , авыз тутырып татарча сөйләшәләр, - диде Биектау районы татар хатынкызларының “Ак калфак” берлеге рәисе Гөлсинә Шакирова.
Районда зур эшчәнлек алып баручы “Ак калфак” оешмасы әнә шулай милләттәшләребезнең һ ә р о л ы - к е ч е с е н е ң йөрәгенә юл табарга тырыша. Биектау районы мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгенең дә төп максаты: милли тәрбия бирү, тарих өйрәтү, туган теленә, халкына карата мәхәббәт уяту. Моны аңлап үскән буын сайланган юлның хаклыгын раслый.
Бәйге, гадәттәгечә, төрле номинацияләр буенча бүләк ләү тантанасы белән тәмамланды. Ә аларның барысы да алда әле. Бик тиздән кемдер чын комбайн төзер, араларында сәхнә йолдызлары балкыр, әти булыр чаклар да җитәр. Шунда инде үз иңнәренә “Улым, син бит татар малае”, дип өйрәтү бурычы йөкләнер. Әлегә милләтнең лаеклы улы булып үсәсе бар.