Йөрәк белән күрәбез

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Узган ял көнендә Биектау районы Үзәк мәдәният йортында Россия театр сәнгате институтында белем алучы Биектау кызы Камилла Шакированың хәйрия концерты узды. Якташлары алдында чыгыш ясау өчен Камилла үзенең репертуарына һәркемгә якын булган, һәр йөрәккә барып җитә торган мәгънәле, моңлы җырлар гына сайлап алган.

Җырчы Биектау районында туып үскән кыз. Ул бала чактан ук аерым башкаручы буларак чыгыш ясый. Биектау районын төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләрдә тәкъдим итеп, еш кына җиңүче исеменә лаек булган кыз ул. Камилла үзен сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмый. Моннан ике ел элек Камилла, урта мәктәпне тәмамлап, Мәскәүнең Россия театр сәнгате институтына укырга керә.

 

Туган районында якташлары к аршында ясаган чираттагы чыгышын ул хәйрия концерты буларак тәкъдим итте. Концертка килгән һәр тамашачы билет сатып алып керде һәм ишек янына урнаштырылган хәйрия әрҗәсенә акча да салды. Барлыгы 40 мең сум акча җыелды. Концертта тупланган акча церебраль параличтан интегүче Әминә Кәлимуллинага ярдәмгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International