ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Россия  Федерациясе Ветеринария  һәм  фитосанитар  күзәтчелеге  буенча  федераль хезмәтнең 2019  елның 1 яртыеллыгы эшчәнлеге  йомгаклары  буенча   коллегиясе  узды.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    МГИМО Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының «Халыкара аграр  базарлар һәм  агросәнәгать комплексында  тышкы  икътисадый  эшчәнлек»  кафедрасының  “Дөньякүләм аграр  базарлар”  магистратурасы программасына  укырга  кабул  итү  дәвам  итә.   

25 июньдә Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  үхз  көченә  дә  керде  инде. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәр атнада,  авылда  яшәүче һәм   гади,  әмма,  шул  ук  вакытта, бик  кирәкле  һәм мөһим  хезмәт белән  шөгыльләнүче кешеләр  турында  яза.  Шундыйларның берсе - Кайбыч  районында "Алтын Нива"  агрофирмасында сыер  савучы  булып  эшләүче, өч  бала  анасы   Татьяна Портнова.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

6-7 июльдә Казан ИТ-паркында бизнес-инкубаторга 35 сайлап алу узачак. Сайлап алуда катнашуга, үсеш стадиясенә карамастан, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге стартап-проектлар чакырыла. Сайлап алу экспертлары булып ИТ-тармак вәкилләре, бизнес-бергәлек вәкилләре, шулай ук компанияләр җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Соңгы вакытта электрон почта аша алдакчылар хатларын тарату очраклары ешайды. Бу фишинг ("fishing", ингл. - "кармакка тоту") дип атала. Сездән эш почтасына килгән хатларга игътибар белән каравыгызны сорыйбыз. Караклардан килгән хат компьютерны зарар китерүче вирус белән зарарландырырга, сезнең өчен мөһим булган мәгълүматларны юк итү һәм сезнең банк карталарыгызга "доступ" ачылу белән бәйле булырга мөмкин!

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан алып тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 643 карар чыгарылган. Аларның 39 ы – Дәүләт торак фонды, ә 283 карар - коммерция йортлары буенча.

Татарстанга Милли проектларны тормышка ашыруны бәяләү өчен Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары делегациясе килде. Сәфәр нәтиҗәләре буенча республиканың партия активы белән фикер алышу булачак.

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 35,6%ка үтәлгән. Барлыгы бу программа кысаларында 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International