2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 Халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең гадәттәге утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибендә сәнәгать паркларын аккредитацияләү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү һәм Баулы районының үсеш резервларына багышланган мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды төбәкнең «Минем бизнес» үзәгендә үзмәшгульләр өчен «Уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшерү» дип аталган укулар үткәрәчәк. Яшь һәм тәҗрибәле фотографлар фотога төшерү буенча осталыкларын арттыра алачак.
Исегезгә төшерәбез, «Россия тәмнәре» конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә Татарстаннан конкурска 14 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» СПССПК, «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ.
2021 елның 29 - 30 сентябрендә “АСЭРГРУПП” ҖЧҖ компаниясе онлайн трансляция форматында ел саен уздырыла торган традицион чараларны уздыра:
Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.
Татарстанның 43 муниципалитетында агросәнәгать комплексында 845 белгеч җитешми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
Кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да һәм гаиләләрне тагын да берләштерә, туплый торган бер көч бар - ул спорт.
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Биектау районына эш визиты белән килде һәм әлеге визит кысаларында Коркачыкта, хәзерге вакытта палаткалы лагерь урнашкан һәм “Яшь десантчы” сменасы уза торган аэродромда булды. Депутат ТР Дәүләт Советының Татарстандагы лагерьларда балаларны ашату һәм аларның ялын оештыруның сыйфатын тикшерергә кирәклеге турындагы карамагын үтәү максатын күздә тотты.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) Бөтенроссия физкультураспорт комплексы Биектау районында актив үсештә. “Физкультурачы көне” алдыннан районда ГТО нормалары тапшыру атнасы игълан ителгән иде. Бюджет оешмаларының үзләренең физик әзерлекләрен тикшерергә өлгермәгән барлык хезмәткәрләре районның спорт корылмаларына юл алдылар.