ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

20 нче августта 90 яшендә Биектау районының мактаулы гражданины Рафаэль Заһидуллин вафат булды. Аның язмышы безнең район белән тыгыз бәйләнгән иде.

«Эверест» футболчылары Татарстан Республикасы Кубогына ярышларда финалга чыкты. Моңа кадәр беркайчан да биектаулыларның  ирләр командалары арасында футбол буенча республика Кубогы ярышларының финалына кадәр җиткәне булмады.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Актаныш технология техникумында Президент Рөстәм Миңнехановка Россельхозбанк һәм Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Яшь фермер мәктәбе» яңа белем бирү проектын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.

Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге сынау лабораториясе сыйфатында аккредитацияләнгән затлар исемлегенә кертелгән.  Димәк, Үзәкнең сынау лабораториясе буларак компетенциясе рәсми рәвештә танылган һәм «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 таләпләренә туры килә.

Июль ахырында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлаган иде. Алты автобус республика буенча һәркайсы үз зонасы буйлап йөрде. Шәһәр, район һәм авыл халкы партия вәкилләренә үзләренең сораулары, үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Биектау районында мобиль пунктлар 14, 15, 18 август көннәрендә эшләде.

Көннәрнең кызу торуы кибетләрдә һәм транспортта битлекләрне салып йөрергә сәбәп түгел. Авыручылар саны кимеми, шунлыктан битлек режимының көн тәртибеннән алынганы юк. Әлеге режимның үтәлүен контрольдә тоту өчен Биектау районының полиция хезмәткәрләре көн саен рейдлар уздыралар һәм тәртип бозучыларны ачыклыйлар.

2021 елның 18 нче августында Татарстан Республикасы Биектау районы судының мактаулы отставкадагы рәисе Харис Хасимҗан улы Вәлиуллов гүр иясе булды.

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына сайлаулар елның төп сәяси вакыйгасы булачак. Хәзерге вакытта аңа тулы көчкә әзерлек эшләре бара. Сайлау участокларын кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин итүдән тыш, тавыш бирүдә файдаланылачак объектларда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү дә бик мөһим.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 19 августында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы кысаларында «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» яңа Федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль контроль төрләре турындагы нигезләмәләрне эшләү һәм раслау мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм фонды 20 августта digital-маркетинг буенча белем бирү курсына чакыра. Онлайн-курста укытучыларның берсе – аналитик, маркетингта, клиентлар сервисында, бизнес-процессларны оештыруда эксперт һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены магистры Максим Поташев. Эшкуарлар өчен катнашу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә бушлай булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International