ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Узган елның ноябреннән Татарстанда коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен Бердәм контакт-үзәк эшли. 122 нче яңартылган кайнар линия операторлары татарстанлылардан 403 967 шалтырату кабул иткән.


13
август, 2021 ел
җомга

Россиянең үзәк полосасында башланган начар һава торышы Татарстанның авыл хуҗалыгы эшенә төзәтмәләр кертте. Зыянны киметү өчен республика җитәкчелеге кайбер идарәи карарлар, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме чараларын да, кабул итте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе «Засуха» дигән махсус микрофинанс продуктын эшләде, ул 5 миллион сумга кадәр ташламалы финанс җәлеп итү мөмкинлеген бирә. Шулай ук Татарстан аграрийлары гарантия ярдәменнән дә файдалана ала.

2021 елның 13 августында ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча  узды.

РФ Цифрлаштыру министрлыгы: Татарстан югары "санлы өлгергәнлек регионы" дип танылды

Бүгенге  көнгә Татарстанда   1,3 миллион артык  мәйданда  уңыш  җыелды. Бу  - барлык  мәйданның   83%ы.  Бер  гектардан  уртача  15,7 центнер  уңыш   чыга. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 13 августка булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең   17157 хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган, шул  исәптән 2652 хезмәткәр азык-төлек  һәм эшкәртү сәнәгатеннән.   


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан районнарының алдынгы комбайнчыларына премияләр тапшыру дәвам итә. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы игенчеләрне бүләкләү матур традициягә әверелде. Быел урып-җыю эшләре тулы куәткә барган район хуҗалыкларында да алдынгыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.

Россельхозбанктан Свое Родное  (Үземнеке) кушымтасы  аша татарстанлылар   сатып ала  торган продуктлар  арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар   иң популяр продуктлар булды. Татарстанлылар тарафыннан иң күп сатып  алына  торган  продуктларның  икенчесе – сыр.     

Бүгенге  көнгә "Борщ җыелмасы"ның  бәясе  күпләрне канәгатьләндерерлек. 24 июльдән башлап Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, аларда  төп яшелчәләрне күпләп  сатып  алу  бәяләре  буенча сатып  алырга  мөмкин. Шимбә ярминкәләрен оештыру турындагы карар республика җитәкчелеге тарафыннан «борщ  җыелмасы»на  керүче яшелчәләрнең бәясен тотрыклыландыру һәм киметү өчен кабул ителде.

Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International