Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «РОВС шартларында түләү документларын тутыру» темасына вебинарга чакыра, ул 2023 елның 2 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.
Вебинар спикерлары: Эломцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы, Осипова Майя Камилевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы урынбасары.
Вебинар программасы:
Бердәм салым хисабы институтын (ЕНС) һәм бердәм салым түләүен (ЕНП) кертү 01.01.2023 елдан.
Түләү документларын рәсмиләштерү.
ЕНП өчен түләү документын рәсмиләштерү үрнәге.
РОВС составына кермәгән салымнар буенча түләү документын рәсмиләштерү.
Сорауларга җаваплар.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчү кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/d9df1bd8-133a-4b18-b5eb-785b923c3fa9) һәм ачылган биттә «катнашачакмын»дип басыгыз һәм чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «вебинарга күчү»төймәсенә басыгыз.