ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча кулланучылар кооператорларына аларның матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.

Шимбә көнне, 14 апрельдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель – космонавтика көне уңаеннан, Әлдермеш авылы мәдәният хезмәтчәннәре ,“Умырзая ” балалар бакчасында “Галәм дөньясында ” дигән тематик кичә уздырдык.

Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлек буенча конкурслар уза.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанның җиде районында 2018 елгы язгы кыр эшләренә керештеләр. Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау эшләрен башладылар.

Татарстанда ел саен кошчылык продукциясен җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә. 2017 елда барлык төр хуҗалыкларда 213 мең тонна кош ите (2016 ел чагыштырмасында – 101,7%) җитештерелгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында – 194 мең тонна, 1,2 млрд. данә йомырка җитештерелгән (шулардан АХОларында һәм КФХларда – 882,3 млн. данә (105,1%).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлауны үстерү мөмкинлекләре турында киңәшмә узды. Аны министрның беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Россия экспорт үзәге» АҖ һәм агропредприятиеләр вәкилләре катнашты.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

 

Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә

Бүген технопаркта, «югары технологияләр өлкәсендә " ИТ-парк» ачу тантанасы булды. Финал конкурсында иң яхшы мәктәп һәм студентлар"Digital Start" ІТ-проектлары ,потенциаль ИТ-индустрия лидерларын ачыклауга юнәлтелгән иде. Чараны Татарстан республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Ит-парк оештыручылар булып чыга.


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

 

11 апрельдә, киресенчә, суытачак һәм кар явачак, ди Гидрометеорология идарәсе хезмәткәре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International