Иртәгә Татарстанда көндез 10 – 15 градус җылы булачак

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

 

11 апрельдә, киресенчә, суытачак һәм кар явачак, ди Гидрометеорология идарәсе хезмәткәре.

Иртәгә, 10 апрельдә, Татарстанга көньяк-көнбатыштан җылы һава керәчәк, һәм һава температурасы көндез 10 – 15 градуска кадәр күтәрелә. Республиканың көнбатыш районнарында 18 градуска кадәр җылы булуы мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде.

“11 апрель, чәршәмбе көнне, Татарстан аша инде салкын атмосфера фронты узачак. Яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Температура төнлә - 1дән 6 градуска кадәр, көндез исә 3 – 8 градус кына җылы булачак.

12 апрельдә һава торышы янә үзгәрә. Төнлә явым-төшем булачак, 1 – 6 градус салкын фаразлана. Көндез явым-төшем күзәтелми, 2дән 7 градуска кадәр җылы булачак”, – дип җиткерде агентлык әңгәмәдәше. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International