12 апрель – космонавтика көне уңаеннан, Әлдермеш авылы мәдәният хезмәтчәннәре ,“Умырзая ” балалар бакчасында “Галәм дөньясында ” дигән тематик кичә уздырдык.
Балаларга галәм киңлекләре турында мавыктыргыч презентация күрсәтелде. Алар презентацияне карагачтын үзләренә бик күп файдалы мәгълүмәт алдылар: Космоска беренче тапкыр менгән космонавт, беренче Космонавт хатын-кыз, галәмдә булган этләрнең исемнәрен белделәр. Мондый чаралар баларга патриотик тәрбия бирә, үз илләре белән горурлану хисе уята.

Кичә уен формасында алып барылды. Космонавтика турында сораулар , табышмаклар әйтелде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр. Үзләренең күп белүләрен күрсәттеләр.
“Галәм кешесе” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапларга әңгәмә ясалды. Кичә балаларның күтәренке рухы, яхшы кәефе белән тәмамланды.