ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 34 %ын тәшкил итә.


9
август, 2020 ел
якшәмбе

Гүзәл һәм Рафик Гыйлметдиновлар гаиләсе турында районда белмәгән кеше юктыр. Шушы яктан, шушы туфрактан алар. Гомер итәргә дә районның иң матур авылларының берсе - Усад авылын сайлыйлар. Бүген балаларын, оныкларын, оныкчыкларын бер түбә астына туплаган зур, тату гаилә еш кына туган нигезгә җыела.


8
август, 2020 ел
шимбә

Авыл юкка чыга бара һәм моның белән бәхәсләшеп булмый. Бөтен ил күләмендә ел саен авыллардан дистә меңләгән кеше шәһәргә юл тота. Безнең районда исә еш кабатлана торган күренеш - күршедәге зуррак авылларга күченү. Һәм шәһәрнең якында булуы да үзенекен итә. Сәбәпләр күп төрле - авылларның ташландык хәлгә килүендә андагы тормыш-көнкүрешнең сыйфаты да, кешеләр үзләре дә зур роль уйный.

Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна инде кара карлыган җыялар.

Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча  актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса.

Урып-җыю кампаниясендә катнашучы кыр батырларын котлау Биектау районында матур гадәткә әйләнде.


7
август, 2020 ел
җомга

Биектау районының Новый бистәсендә гомер итүче Мугаззадә Исмәгыйлевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул - хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне. Юбилярны “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге хезмәткәрләре котлады.

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге ишегалды уеннарына өйрәтү технологиясен гамәлгә ашыра. Шушы уңайдан хәтта китап, башкача әйткәндә, ишегалды уеннары турында өлкәннәр һәм балалар өчен методик ярдәмлек тә әзерләп чыгарылган. Күз алдына китерәсезме - кулыгызда балалар уеннарын тасвирлап язган китап булса, балачагыгыз ничек күңелле узар иде! Үзәк белгечләре райондагы авыл җирлекләрендә балалар белән вакыттан-вакытка төрле уеннар оештырып торалар. Шундый интерактивларның берсендә без дә булдык.

Мүлмә авыл җирлегенең Тимерче авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга һәйкәл куйдылар. Аның ачылышына мактаулы кунаклар - Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хәрби комиссар Александр Найденов, Равил хәзрәт Зәйнуллин һәм иганәчеләр килде. Һәйкәл салу өчен акчаны Тимерче авылы халкы үзе җыйган.

Хәзерге пандемия - ул гасырда бер тапкыр була торган кризис, аның нәтиҗәләре алдагы дистә еллар дәвамында сизеләчәк, диләр белгечләр. Пандемия шартларында хөкүмәт тарафыннан күп кенә икътисади һәм социаль проблемалар хәл ителеп килде, әмма күбесе әле алда тора. Чөнки күп кенә кешеләр эшсез калды, күбесе бизнесын югалтты. Ә кемгәдер пандемия берничек тә тәэсир итмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International