ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
Сугыш – бөтен халык өчен  авыр  сынау була. Бу чорда аеруча балалар интегә.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия  бирү  заман мәктәбенең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки балачак һәм яшьлек – Туган илне ярату хисен тәрбияләү өчен иң кулай чор. 

14
февраль, 2014 ел
җомга
Беренче графа – хуҗалыклар, икенче – 2014 нче елның 13 февраленә һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда), өченче – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-).
Семиозерка авыл җирлеге 9 мең гектардан күбрәк мәйдан били. Аның территориясендә 6 авыл урнашкан һәм аларда 900 кеше яши. Аларны борчыган мәсьәләләр турында сүз узган атнада гражданнар җыенында барды.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кырык ел бер мизгел кебек узган да киткән. Бу елларда күпме вакыйгалар булган, күпме кичерелгәндер, әмма алар өчен иң мөһиме – җанны җылытып торучы шатлыклы хатирәләр, балалар һәм оныклар турында кайгырту, аларны өзелеп ярату, бер-берсен күз карашыннан, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән үк аңлау. Үзара шушылай тату яшәп, ир белән хатын күптәннән инде бертуганнарга әверелгәннәр.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар туа. Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, туган җиребезне илбасарлардан саклап калган, ил иминлеге өчен гомерен кызганмаган батырлар кешеләр йөрәгендә әле бик озак сакланыр.
Кама Аланы бистәсендә үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Узган ял көннәрендә Усад авылы автодромында балалар һәм өлкәннәр арасында ел да оештырыла торган “Россия чаңгы юллары-2014” массакүләм ярышлары узды.
Россиялеләрнең күбесе алимент түләмәүче ата-аналарның хокукларын чикләүне тагын да кискенрәк итү яклы. Шул ук вакытта алар илдә абортлар санын киметү буенча чаралар уздыру кирәклеген дә ассызыклый.
Татарстанда 6 индустриаль парк, 9 технопарк һәм 5 бизнес-инкубатор булдырылган. Республикабызда «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Әмма барыннан да бигрәк сәнәгать үсеше өчен мөмкинлекләрне муниципаль берәмлекләрдә булдыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International