Технопарклар районнарга да «килә»

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе






Татарстанда 6 индустриаль парк, 9 технопарк һәм 5 бизнес-инкубатор булдырылган. Республикабызда «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Әмма барыннан да бигрәк сәнәгать үсеше өчен мөмкинлекләрне муниципаль берәмлекләрдә булдыру мөһим.





Республикабызда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен төрле уңайлыклар тудырырга тырышалар. Әмма әлегә эшмәкәрләр, нигездә, сату-алу өлкәсен сайлый. Икътисадның реаль секторында исә нибары 17-18 процент малтабар көч куя. Төп максат исә товар җитештерүне икътисади яктан отышлы итү, бу юнәлештә хезмәт куючыларга логистик, транспорт инфраструктурасы булдыру.  Индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар шушы бурычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә дә.



- Әмма кече һәм урта эшмәкәрлек махсус икътисади зонада да, «КИП «Мастер»да да башланмый. Иң беренче адымнар, нигездә, муниципаль берәмлекләрдә ясала. Шуңа да малтабарларга үз территорияләрендә актив эшчәнлек алып бару өчен шартлар тудырылырга тиеш, - дип билгеләде Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин.



Бүгенге көндә Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә 53 сәнәгать мәйданы исәпләнә. Әмма алар төрле дәрәҗә әзерлектә, шуңа да әлеге мәйданнарның 10сы гына үсеш тенденциясенә ия. Быел район җирлекләрендә сәнәгать мәйданнары булдыру һәм аларны үстерү эше дәвам иттереләчәк. Шул исәптән эшмәкәрлек үсеше өчен булдырылган мәйданнардагы вәзгыятьне дә игътибар үзәгенә алачаклар. Татарстан икътисад министры урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин сүзләренчә, аларның һәркайсы эшләргә тиеш.

 

 


Татарстанда үз эшчәнлеген җәелдергән технопарк, индустриаль парк һәм бизнес-инкубаторлар резидентлары узган елда 95 миллиард сум керем алуга ирешкән. «Бу шактый саллы сумма», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

 

 


Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә дә, технопарклар үсештә булган һәр икътисад өчен яңа мөмкинлекләр ача. Әйтик, «IT-парк»ның ике мәйданында (Казанда һәм Чаллыда) эшләүче резидентлар 900 миллион сум салым түләгән. Казандагы технопарк инде быел ук үз-үзен аклар, дип көтелә.

 

 



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International