Минем әбием

2014 елның 21 феврале, җомга






Сугыш – бөтен халык өчен  авыр  сынау була. Бу чорда аеруча балалар интегә.


Әбием Брюханова  Мария Ивановна  1939 елның 22 июлендә  Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районындагы  Норовка авылында  туа. Сугыш башланганда аңа 2 яшь була. Нык, тату гаиләдә үсә, әмма сугыш башлану белән барысы да үзгәрә. Бу турыда аңа әнисе Елизавета Васильевна сөйләгән: ”Кояшлы көн иде. Солдатларны авыл клубы янына җыйдылар. Анда бик күп кеше килде. Әтисе Иван Иванович сугышка киткәндә  район үзәгенә барып җиткәнче кызын кулыннан төшерми”.

 

 


Әбиемнең әнисе сөйләгәннәргә караганда, аның әтисе зур гәүдәле, дулкынланып  торган сары чәчле чибәр кеше була.

 

 


Ир-атларны сугышка озаткач, тормыш нык авырлаша. Ирләр эше хатын-кызларга кала. Әниләре иртәдән кичкә кадәр  басуда эшли, ә йорт эшләре ике кыз җилкәсенә кала. Аларның сыерлары була. Сөт, үз бакчаларында үстерелгән бәрәңге белән тукланалар. Аны кырып,  көлчә әвәлиләр  һәм  киптерәләр. Тик авылда һәркемдә дә болай булмый. Кайберәүләр басудан кыш чыккан черек бәрәңге җыеп та көн күрәләр.

 

 


1941 ел азагында әтисеннән хат килә, анда ул  фронтта танк гаскәрләрендә көрәшүе, яралануы,  хәзерге  вакытта госпитальдә дәвалануы турында яза. Башка хатлар булмый. 1942 нче елда Иван Ивановичның Ленинград янында хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр килә. Әтиләре югалу белән өйдә хәсрәт-кайгы  башлана. Аларга халык дошманы итеп карый башлыйлар, әнисенә бернинди пособие дә бирелми, ташлама да  ясалмый.

 

 


Шулай 4 ел уза. Совет гаскәрләренең җиңү яулавы турындагы хәбәр  бөтен дөньяга тарала. Кемгәдер шатлык – ир-атлар фронттан кайта башлый. “Күрше хатынның ире фронттан кайтты. Бу гаиләдә минем дус кызым яши иде. Әтисе аңа бик күп бүләкләр  алып кайтты”, – дип исенә төшерә Мария Ивановна. Ә әбиемнең гаиләсендә кайгы була.

 

 


Сугыштан соңгы елларда  6-7 яшьлек кенә булса да, ул  гел эшли. Әнисе эшкә киткәндә өйне җыештырырга,  мал-туарны ашатырга, үләннәрдән себерке бәйләргә, бакчаны утарга  кушып китә. Мәктәпкә  3 километр арага, районга йөри. Бик яратып укый. Балачагы менә шулай уза.

 

 


Әбием үсеп килүче буынның  эшчән, намуслы, сизгер күңелле булуын һәм тормышларында беркайчан да  сугыш  дигән афәтнең кабатланмавын тели.

 

 


 

 


Татьяна ПЕРЕВЕДЕНЦЕВА, Бөреле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International