Россиялеләрнең күбесе алимент түләмәүче ата-аналарның хокукларын чикләүне тагын да кискенрәк итү яклы. Шул ук вакытта алар илдә абортлар санын киметү буенча чаралар уздыру кирәклеген дә ассызыклый.
Әлеге төр сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренү Россиянең 42 төбәгендә үткәрелгән һәм анда барлыгы 1600 кеше катнашкан.
Бүгенге көндә халыкның күбесен алимент түләүдән качып йөрүче ата-аналар проблемасы борчыганы алыкланган. Алар фикеренчә, бу өлкәдә тәртип урнаштыра башлау мөһим. Сораштырылучыларның 74 проценты әлеге кешеләргә фатир, машина, җылы якларга туристик путевка кебек кыйммәтле әйберләр сатып алуны тыю кирәклеген ассызыклый. Әлеге тәкъдимгә каршы нибары 20 процент россиялеләр генә чыга. Әйтергә кирәк, аларның күбесе – күп керемле кешеләр.
Россия халкын абортлар мәсьәләсе дә борчый. Сораштырылучыларның 67 проценты балигъ булмаганнарга аборт ясау аларның әти-әниләре рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш дип саный.