ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2014 ел
шимбә

Һөнәрләр турында  республикакүләм “Киләчәккә билет” дип аталган  иншалар конкурсының  2 нче сайлап алу туры тәмамланды.

Оешма, предприятие, йорт тирәләрен Яңа елга иң яхшы бизәүчене ачыклау өчен  ике көн дәвамында район территориясендә  конкурс комиссиясе йөрде.

Кыш бабай белән Кар кызының килүе Чыпчык авыл җирлеге территориясендә яшәүче  тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды.

“Бурычлары күп булган шәхси  эшмәкәрләрне бурычларын түләт-терү айлыгы” барышында Пенсия Фонды идарәсенең Суд приставлары хезмәте  белән  бергә бурычлары күп булган  шәхси эшмә-кәрләр янына йөрүләре дәвам итә.
2014 нче елның 15 нче декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәрге  чорга  республикада янгынга каршы махсус режим кертелде.
Гадәт буенча һөнәри осталык конкурслары төрле белгечлектәге эшчеләр, медицина хезмәткәрләре,  укытучылар, механизаторлар, кулинарлар арасында уздырыла. Ә менә мәктәптәге аш пешерүчеләр арасында андый конкурс безнең районда быел беренче тапкыр оештырылды. Ул  берничә этапта булды. Йомгаклау турын Биектау районының  иң яхшы  13 мәктәп аш пешерүчесе  арасында мастер-класс итеп   оештырдылар,  ул 1 нче Биектау урта мәктәбендә узды.
Декабрьнең 17 сеннән 20 сенә кадәр “Биектау” Боз сараенда 2005 елда туган үсмер малайлар арасында район башлыгы призына алкалы хоккей  турниры уздырылды.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу сүзләрне күренекле мәгърифәтче Ризаэддин бине  Фәхреддин  әйткән.
Олы Битаман авылыннан Сатирә апа Хәкимова быел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлауларны һәм Биектау  муниципаль районы башлыгының бүләкләрен  сөенә-сөенә кабул итте. Аларны район башлыгы ярдәмчесе Ләйсән Галәүтдинова  тапшырды.
Шушы көннәрдә Биектау   спорт  комплексында   Инвалидлар  ункөнлегенә багышланган спорт чарасы булды. Анда районыбызның 21 инвалид спортчысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International