“Биектау” – хоккей турниры җиңүчесе

2014 елның 27 декабре, шимбә

Декабрьнең 17 сеннән 20 сенә кадәр “Биектау” Боз сараенда 2005 елда туган үсмер малайлар арасында район башлыгы призына алкалы хоккей  турниры уздырылды.

Боз мәйданчыгында Биектау районының “Биектау”, Казанның “Авиатор” һәм “Волна”, Волжскиның “Ариадна”, Яшел Үзәннең “Тигры” һәм Бөгелмәнең “Арыслан” командалары очрашты. Көндәшләр бер-берсенең мөм-кинлекләрен яхшы белә, шуңа күрә, алдынгы булу өчен, беренче көннән  үк киеренке көрәш башланды.

Беренче  көнне үк биектаулылар ышанычлы уен күрсәтте. “Тигры”га каршы уйнаганда, очрашуда кунаклар 7:1 исәбе белән тар-мар ителде. Боз хуҗаларына бөгелмәлеләр дә бирелергә мәҗбүр булды, исәп – 3:1.

Казан хоккейчыларын җиңү биектаулыларга җиңел бирелмәде. Турнирның өченче көнендә “Биектау” “Авиатор”-ны 2:1 исәбе белән җиңде. Финалда “Волна” белән очраштылар. Көндәшләрнең көче тигез иде. Казанлылар безнең хоккейчыларның капкасына ике алка кертә алды. Аларга җавап итеп, “Биектау” өч гол кертте. Нәтиҗәдә, беренче призлы урын Биектау командасына эләкте. Икенче урында – “Арыслан” (Бө-гелмә), өченчедә – “Ариадна” (Волжск). Хоккейчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлап, киләчәктә  дә уңышлы уеннар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International