Сатирә апаның тилмереп көткән бәхете олыгайган көнендә килде

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе






Олы Битаман авылыннан Сатирә апа Хәкимова быел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлауларны һәм Биектау  муниципаль районы башлыгының бүләкләрен  сөенә-сөенә кабул итте. Аларны район башлыгы ярдәмчесе Ләйсән Галәүтдинова  тапшырды.







Бу көнне Сатирә апаны 95 яшьлек  гомер бәйрәме белән котларга районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, «Битаман» ширкәте директоры Шәүкәт Вахитов,  Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы  Рушания  Галимҗанова, туганнары һәм якыннары килгән иде. Алар күп авырлыклар күреп тә, сынмаган-сыгылмаган, хәзер дә  тышкы һәм рухи матурлыгын җуймаган ак әбигә иң изге теләкләрен җиткерделәр.





Сатирә апа тумышы белән Кондырлы авылыннан. Гаиләдә алты бала була алар. Кечкенәләрне карау мәшәкатьләре  нигездә Сатирә җилкәсенә төшә. Аның  укый алмавының да сәбәбе  нәкъ менә шушы. Кырыгынчы ел азагында ул Битаман егете  Әхмәдулла Хәкимовка тормышка чыга.

 

 

 

 


Ул чит авылга да ишле гаиләгә  килен булып төшә. Биредә, каената белән каенанадан кала, әле тормыш иптәшенең өч ир туганы һәм  сеңлесе  яши. Ул гаиләгә сигезенче  кеше  булып килә. Алты айдан соң Әхмәдулланы  хәрби уеннарга  алалар, ә анда инде   озак та үтми  сугыш   башлана. Әхмәдулланы фашистлар безнең илгә бәреп кергән беренче  көннәрдә үк фронтка җибәрәләр. Сатирәнең ирен соңгы тапкыр күрүе була бу. Ире  хәрби чакырылуга киткәндә аның дүрт айлык көмәне була. 1941 елның 29 октябрендә  кызлары Мәдинә дөньяга аваз сала.

 

 

 


Иренең абыйсы сугыштан яраланып кайтканнан соң Сатирәгә ире йортында көн бетә. Ул өйләнә. Тиздән каената белән каенана да бакыйлыкка күчәләр. Аны якларлык кеше калмый. Иренең абыйсы Сатирәне өеннән куып  чыгара һәм кулында нәни  баласы булган 22 яшьлек хатын  урамда кала. Кызын аңа  Кондырлы авылындагы әнисенә илтеп куярга туры килә. Ә үзе, бөтенләй чит-ят кешеләрдән  сорап, аларның салкын мунчасында яши башлый. Соңыннан ул мунчаны сатып ала.

 

 


Сатирә апа үзе  авырлык белән  генә сөйләшә, шуңа күрә әнисенең башыннан узганнар турында аның бердәнбер кызы Мәдинә сөйләде.

 

 


– Әни сортлы орлыклар үстерелә торган Дәүләт орлыкчылык участогында – ГСУда  эшләгән. Ул  чакларда  бөтен эш кулдан башкарыла, бик  күпләгән гектарларны көрәк белән казырга, чүбен утарга, су сибәргә кирәк була. Орлыкчылык участогы  ябылгач, ул  колхозда эшли башлый. Вакыт белән исәп-ләшмичә, ни кушсалар, шуны башкара. Әнигә нибары бер генә җиңеллек була – кечкенә баласы булганлыктан, аны  читкә урман кисәргә, окоплар казырга  җибәрмиләр. Тик колхозда  да бер караңгыдан икенчесенә кадәр тир түгәргә туры килә. Монда  ул  ирләр генә булдыра ала торган авыр эшләрне башкара, – дип сөйләде  Мәдинә апа.

 

 


Сатирә Закирҗан кызының  узган гомерен күз алдыннан уздырсаң,  аның, исән-имин булып,  ничек шушы яшькә кадәр җитә алуына гаҗәпләнәсең. Ул тормышның барлык сынауларына чыдый, йорт салдыра һәм үзенә дә, кызына да әйбәт тормыш шартлары тудыра ала. Күрәсең, бик батыр йөрәкле, тәвәккәл хатын булган.

 

 


Сатирә апа бүгенге көндә  зур, тату гаиләдә яши. Аның янәшәсендә сөекле кешеләре: кызы Мәдинә, оныгы Динар, аның хатыны Зөлфия, оныкчыклары Эльвира, Венера  һәм Альбина.

 

 


Мәдинә апа үзен шулай тәрбияләп үстерә алганы өчен әнисенә бик тә рәхмәтле.

 

 

 


– Мин үземне  башка балалардан ким итеп санамасын  өчен  әни кө-ченнән килгәнен дә, килмәгәнен  дә  эшләгән.  Мин  әтиемне күрмәдем, сугыш чоры балаларының күбесе кебек үк,  бер генә  тапкыр да “әти” дигән кадерле  сүзне әйтә алмадым. Әмма үземне белә башлаганнан бирле шунысын аермачык  аңладым: мин тулы гаиләләрдә үскән балалардан  бер ягым белән дә ким булмадым, алардан аерылып тормадым. Моның өчен әниемә мең рәхмәт.

 

 


Озак еллардан бирле Битаман авыл җирлегендә ветераннар советын җитәкләгән Мәдинә апа Кәлимуллинаның  биш баласы, унике оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Аның ире Гыйниятулла  бик тырыш кеше, уңган  балта остасы, кайгыртучан  ата була. Ул моннан өч ел элек дөньядан киткән. Ул үзенең йортын да тәр-типкә китергән, ике улына да йортлар салырга булышкан.  Мәдинә апа менә егерме ел инде  килене Зөлфия белән бер-берсен аңлап, тату гомер кичерә.

 

 


Сатирә  апа кызы  Мәдинәнең, аның балаларының һәм оныкларының бәхетле тормышына куанып  яши.  Аларга  сәламәтлек һәм иминлекләр тели. Әбиләре  һәм  әниләренең тормышы  яшь буынга гомер юлында очраган кыенлыкларны җиңүдә матур үрнәк булып тора.

 

 


Сатирә апаны  олуг юбилее белән котлап, аңа  йөз  яшькә кадәр җитәрлек сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, рух  ныклыгы, онык-оныкчыклар шатлыгы телисе килә.

 

 

 



Сания ШАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International