Һөнәрләр турында республикакүләм “Киләчәккә билет” дип аталган иншалар конкурсының 2 нче сайлап алу туры тәмамланды.
Әлеге тур нәтиҗәләре буенча “Хезмәт кешесе” номинациясендә 2 нче призлы урынны Айбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы алды. Таһир Зиннәтуллин үзенең авылдашының хезмәт эш-чәнлеге турында татар телендә инша язган иде.
Республика конкурсында безнең районнан призлы урынны яулаучы бер генә кеше булуга карамастан, Мактау грамоталары анда катнашкан һәркемгә дә биреләчәк.