ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Олимпиада яңа шәһәрдә иң мөхим вакыйгаларның берсе була. 2015 елның 9 июнендә Иннополиста мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә федераль масштабтагы мөһим вакыйгалар узачак.
Бүген “Сколково” инновацион үзәгендә Startup Village-2015 конференциясе ачылды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.
Биектау районында “Президент  белән  бергә” иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә  “Куркынычсызлык мәктәбе” ярышлары кысаларында укучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш”  флешмобы һәм “Минем исемдә! Мин горурланам!” дигән стена газеталары конкурсы узды.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Балаларны яклау көнендә Җиңү паркында  район укучыларын спорт, иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда җиңеп чыккан өчен бүләкләү тантанасы оештырылды.
Казан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән 1 млн сум күләмендә грантны олимпиада хәрәкәте үсешенә юнәлтәчәк.
2015 елның 1 июнендә "Буревестник" стадионында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары II Спартакиадасының  җәйге этабы финалының ябылу тантанасы узды.
1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 2015-2016 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм туплау чарасы башланды
Иннополис шәһәре ачылган көнне робототехника буенча олимпиада катнашучыларын һәм кунакларын төрле фәнни шоулар, лекция, мастер-класслар, интерактив фәнни экспонатлар һәм башка кызыклы чаралар көтә.
 «Ата – аналар  тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәге” территорясендәге эленеп торган баннер  килгән  hәрбер кешене - ятим калган бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дигән лозунг белән каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International