Әлеге ярминкәдә үзләренең концерт номерлары белән яшь талантлар катнашты. Бәйрәм барышындә, үзәк территориясендә бәләкәй балалар асфальтта рәсем ясады, олы балалар спорт площадкасында футбол уйнадылар. Соңрак үзәк бинасында тәрбиягә бала алган ата –аналарны котлап hәм тәбрикләп уздылар. Үзәк белгечләре тәрбиягә бала алган иң актив гаиләләрне рәхмәт грамоталары, буләкләр белән тәбрикләде.
Үзәк хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда ярдәм итүче «Мамонтёнок» волонтерлар төркеменә үзенең зур рәхмәтләрен белдерә.