4 сентябрь югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-паркта Startup Sauna фин акселераторлары белән берлектә иң перспектив-стартапларны халыкара сайлау узачак. Алар арсында өч финалист Россиянең, Скандинавиянең һәм Көнчыгыш Европаның иң яхшы 15 стартап-проектлары арасына керергә мөмкинлеккә ия булачак. Шулай ук Хельсинкида узачак 5 атналык акселерацион программа катнаша алачак.
Казан дәүләт думасыныңдепутатлары утырышында Казанда ИТ-технологияләр үсешенә нәтиҗәләр ясалып, 2015-2017 елларга үсү стратегиясе билгеләнде. Әлеге сораулар буенча сөйләшүдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.