ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга

Бүген Казан Федераль Университетында Татарстан Республикасында муниципаль мәгариф җирле үзидарә органнарында кадр сәясәте алып баручы җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 6 августында 14.00 сәг-тән 16.00 сәг-кә кадәр Сарман муниципаль районының Җәлил поселыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары мәгариф өлкәсенә караган сораулары булган кешеләр өчен бушлай юридик консультация уздырачак.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Районыбызда балаларга спорт белән  шөгелләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган: боз сарае, спорт комплексы, футбол,волейбол,баскетбол  мәйданчыклары бар һэм алар узләренә тартып торалар.
Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында урнашкан, палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген, ягъни 4-нче август көнне, уку-укыту программасы старт алды һәм рәсми ачылыш тантанасы гөрләп үтте.

Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин һәм ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Наталья Бутаева катнаштылар.

«IT-чемпион-2015» респибликакүләм бәйгесенең беренче этабы 15 марттар 31 июльгә кадәр дәвам итте.

Бүгенге көнгә “Халык контроле” ДИС “Сату кагыйдәләрен бозу” категориясенә алкоголь продукциясен сату кагыйдәләрен бозу  турында 250дән артык гариза бастырылган. Бу “Сату кагыйдәләрен бозу” категориясенең барлык гаризаләреннең 32% тәшкил итә. Аларның 96% уңай хәл ителгән.


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланучылар саны елдан-ел арта. Агымдагы елда гына да әлеге күрсәткеч узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 76 процентка (!) күбәйгән. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә беренче урынны тота.
Алабуга шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторынгыннан чыгып иң яхшы балалар бакчалары билгеләнгән. Алар - 30нчы, 28нче, 35нче, 26нчы, 22нче, 27нче һәм 25нче номерлы балалар бакчалары.
2015 елның 31 июленнән 6 нчы авгуска кадәр «Костер» республика балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш балалары өчен профиль смена эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International