Районыбызда балаларга спорт белән шөгелләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган: боз сарае, спорт комплексы, футбол,волейбол,баскетбол мәйданчыклары бар һэм алар узләренә тартып торалар. Безнең бәхеткә тагын бер йолдыз кабынды! Җәйге ялларны куңелле, файдалы, мавыктыргыч итеп үткэрү максатыннан “Чыршы” спорт һәм сәламәтләндерү лагере ачылды. Районыбызнын иң актив балалары җыелды: баскетболистлар, боксчылар, биючеләр, шулай ук тэквандо белән шөгелләнүчеләр дэ бар. Балалар өчен бөтен шартлар да тудырылган: якты, җылы бинанын беренче катында ашханә, спортзал, душлар, уен бүлмәсе урнашкан; икенче катта йокы бүлмәләре, актлар залы, гигиена бүлмәләре көйләнгән. Урамда спорт мәйданчыгы, качельләр, турниклар җайлаштырылган. Лагерьның тирә-юнен төрле чәчәкләр, гөлҗимеш бизи.
Балалар белән үз эшләрен яратып башкаручы,зур уңышларга ирешкән тэрбиячеләр эшли. Вожатыйлар мәдәният һәм тәрбия эшләрен үзләренең уеннарында, концертларында һәм кул эшләрендэ чагылдыралар. Тренерлар балаларга чыдамлык, җитезлек һэм спорт төрлэренэ карата мәхәббәт үстерэлэр. Ашау ягы да балаларга бик ошый, чөнки пешекчеләребез ризыкны бик тәмле итеп, бар күңелләрен биреп пешерәләр. Тәүлек буе балаларның сәламәтлеге сагында медицина хезмәткәре тора, ә тынычлыкны шәхси саклау предприятиесы тәэмин итэ. Иң мөһиме – балалар кәнәгать!
Киләчәктә дә лагеребезнең шулай гөрләп, балкып торуын һәм балаларның “Чыршы”га ашкынуларын теләп калабыз!