Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумы рәсми рәвештә ачык дип белдерелде
2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында урнашкан, палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген, ягъни 4-нче август көнне, уку-укыту программасы старт алды һәм рәсми ачылыш тантанасы гөрләп үтте.
Һава торышы иртәнге якта яңгырлы булса да, күңелләр күтәренке, кәефләр шәп иде. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Алар «Сәләт» сөрәннәрен өйрәнү, биюләр белән дәвам итте.
Шулай ук бүген «Агыйдел» форумы беренче кунакларын кабул итте. Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге форум тормышы белән танышты, балалар белән аралашты. Район башлыгы Фаил Камаев балаларны гүзәл табигатьле Актаныш ягында киләсе елларда да көтеп калачакларын белдерде. «Минемчә, әлеге форумның төп үзенчәлеге – аның төбәкара булуында. Татар телен төрле дәрәҗәдә белүче һәм төрле мохиттә яшәүче балалар үзара аралаша алуы бик уңай күренеш», - дип, ассызыклады ул. Актаныш районы башкарма комитеты рәисе Илнар Фәттахов яшәү шартларының былтыргыдан күзгә күренеп яхшырганын шунда ук сизеп алды. «Минем, үз чиратымда, Республикабыз җитәкчелегенә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, «Сәләт» Фондыннан башка әлеге форумны булдырып булмас иде. Катнашучыларга исә бары уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын һәм максатларыннан читкә тайпылмый атлауларын телим!», - дип, теләкләрен ирештерде ул.
Рәсми ачылу тантанасы барышында әләмнәр күтәрелде. Ахырында форумның башкарма директоры Анна Фельдман катнашучыларны уку-укыту программасы белән таныштырды.
Шулай ук бүген Кыргызстаннан булган катнашучыларыбыз да килеп җитте. Әлеге 18 бала һәм аларны Татарстан җирлегенә алып килгән хөрмәтле кешеләр атна дәвамында татар телендә аралашып, татар мохитендә яшиячәк.
Бүгенге уку-укыту программасы 1 гомум һәм 1 кече төркемдә эшләүче сессиядән тора иде. Гомумсессия вакытында барлык балалар төп чатырда тренерлар белән якыннанрак таныштылар, күңелле уеннар уйнадылар, кыска метражлы видеоязмалар карадылар. Ә кече сессиядә төркемнәргә бүленеп, проект эшчәнлеге темасына тренинг үттеләр.
Кичке чарада исә катнашучылар бер-берсенә төркемнәрен тәкъдим иттеләр. Биредә, һәрвакыттагыча, һәрберсе үзен иң оста, иң үзенчәлекле итеп күрсәтергә тырышты.
Иртәгә уку-укыту программасының дәвамы, гомум һәм кече сессияләр, интеллектуаль марафон булуы көтелә.
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/460401.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз