Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы үз эшчәнлеген башлый
2015 елның 3 августы, дүшәмбе
3-нче август көнне Татарстан Республикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы старт алды. Смена 3-9-нчы август аралыгында үтәчәк, интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшьләрне үзенә берләштерер дип көтелә. Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» Фонды тарафыннан чынга ашырыла.
Беренче көн катнашучыларны каршы алу һәм палаткаларга урнаштырудан башланды. Палаткалар шәһәрчеге балалар килешенә Роман Насыбуллин җитәкчелегендәге команда тарафыннан инде 1 ай кала төзелә башлаган иде. Быел «Агыйдел» форумында 200-дән артык бала катнаша, алар арасында 150-се Татарстан Республикасының 14 районыннан булган яшьләр. Калган балалар исә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән махсус сайлап алу туры аркылы җыелган. Форумның географиясе дә елдан-ел киңәя: былтыргы Самара, Ульяновск кебек Рәсәй шәһәрләре рәтенә, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсе, Кыргызстаннан килгән балалар да өстәлде.
Көннең икенче яртысы коммуникатив сессиягә – балаларның танышуы, дуслашу, аралашуына багышланган иде. Гомумән алганда, форумның уку-укыту программасы гомум һәм кече сессияләр эшчәнлегенә нигезләнгән. Катнашучылар проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар курсы үтәчәк. Әлеге уку-укыту программасын Европа Советы һәм Европа программалары тренерлары алып барачак: Наталья Никитина (Түбән Новгород), Наталья Чардымова (Түбән Новогород), Эдуард Оганян, (Түбән Новгород), Юлия Станкевич (Минск), Михаил Бортников (Новосибирск). Форумының башкарма директоры һәм «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сүзләренә караганда, быелгы программа – уникаль, ә форум үзе – мөмкинлекләр дөньясы. «Үзең өчен проектлар белән идарә итү дөньясын ачу мөмкинлеге, юнәлеш алу мөмкинлеге, шәхси һәм һөнәри яктан үсү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле!» - дип, белдерде ул.
Беренче кичке чара итеп Форумның оештыру комитеты белән танышу һәм катнашучыларның зур, күңелле концертыннан торды. Биредә балалар җыр-биюгә, сүз сәнгатенә булган осталыкларын күрсәттеләр.
Алга таба уку-укыту программасы тулы көченә эшли башлаячак. Форум барышында һәр катнашучы булган идеяләрен туплап, аның ярдәмендә «шомартып», камилләштереп, бер проект итеп төзергә, аны чынга ашыру юлларын күрсәтергә тиеш була. Әйдаман-тьюторлар һәм тренерлар аларга дөрес юл күрсәтергә, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/459933.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз