ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга

1969 елдагы XV Бөтендөнья почта берлеге конгрессы карары белән 9 октябрь Халыкара почта көне билгеләнә.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин бүген Мәскәүдә “Медицинада мәгълүмати технологияләр” конференциясендә катнашты.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы  бүлеге пенсия  билгеләүгә  гаризаларны электрон рәвештә  кабул итә. Шулай итеп, бүген татарстанлыларның пенсия билгеләүне сорап, Интернет аша мөрәҗәгать  итү  мөмкинлеге бар.
Чыпчык авылындагы  “Ромашка”  балалар бакчасында  ел саен  Өлкәннәр көненә  багышланган чаралар  оештырыла.

 Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату аркасында, ел саен юлларда меңнәрчә кешеләр һәлак була. Шуңа күрә Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертте: җәяүле гражданнарны фаҗигадән саклап калу өчен, аларның киемнәрендә “фликер” дип аталучы яктылык кайтаргыч элементлар булырга  тиеш. ЮХИДИ бүлеге начальнигы – полиция капитаны Раил Әминовтан бу яңалык  турында   сөйләвен үтендек.

“Укытучы булып туарга кирәк”, – ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр  шул. Күпме  түземлек,  сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк.
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Гыйльметдинова Миләүшә Нурислам кызы шундый шәхесләрнең берсе.
Картлык – кеше тормышының иң мөһим чоры. Аның нинди булачагы кешенең үзеннән һәм аның әйләнә-тирәсендәгеләрдән тора. Аларның бурычы – кешегә үзен башкалар арасында лаеклы хис итү мөмкинлеге тудыру, ялгызлыкны сиздермәү, аның күңелендә  кирәксезлек хисе барлыкка китермәү. 
Вакыт бик тиз үзгәрә, җәмгыять һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Ләкин укытучының роле һәрвакыт үзгәрешсез кала: ул гел бала янәшәсендә, аның өчен борчыла, аңа яхшылык тели.
Безнең  халыкның  табынын кәбестәсез күз алдына да китерүе кыен. Районда октябрь аеның тәүге көннәре –  бөтен кеше ярата торган витаминлы яшелчәне җыюның иң кызган чоры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International