Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Гыйльметдинова Миләүшә Нурислам кызы шундый шәхесләрнең берсе.
Гыйльметдинова Миләүшә 1960 нчы елның 5 ноябрендә Чүпрәле районында дөньяга килә. Башлангыч һәм урта белемне үз авылларында ала. 1980 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, 1985 нче елда аны тәмамлый. Язмыш җилләре яшь кызны Биектау районы Ямаширмә авылына китерә. Яшь, чибәр, югары белемле, җитмәсә әле биюче кызны мәктәп коллективы колач җәеп каршы ала. Үзенә дә, күрәсең, авылның матур табигате, тырыш, уңган кешеләре, коллектив, укучылар күңеленә хуш килгәндер. Шушы авылда үзенә тиң яр Азат белән гаилә коралар. Берсеннән берсе акыллы, уңган ике егет тәрбияләп үстерәләр. Менә 31 ел инде Миләүшә Нурислам кызы Ямаширмә мәктәбендә рус теле һәм әдә-бияты дәресләрен укыта.
Укытучы булыр өчен табигать биргән зур көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Миләүшә Нурислам кызы – үзенең эшен белүче, яратып башкаручы, тирән белемле, яңалыкка омтылучы педагог. Төп максаты – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү. Укытучы үткәргән ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар оешканлыгы, кызыксындыргыч, яңалыкка омтылучан булулары белән үзенчәлекле. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә. Аның укучылары төрле иншалар, шигырь сөй-ләүчеләр, иҗади эшләр конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Һәр уку елы саен укучылары район, республика күлә-мендә үткәрелгән олимпиадаларда яхшы нәти-җәләргә ирешәләр.
Тырыш хезмәте, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен ул бик күп Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, район мәгариф бүлеге һәм Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына, шулай ук “Иң яхшы укытучы” грантына лаек булды.
Миләүшә Нурислам кызы – үз эшенең остасы, укучыларына маяк булырдай остаз. Хезмәт вазифаларын намус белән башкара һәм иҗади эшләргә ярата. Дәресләрендә, информацион технологияләрне киң кулланып, укучы шәхесен һәрьяклап үстерергә, хезмәт сөяргә өйрәтергә тырыша.
Миләүшә Нурислам кызы оста сыйныф җитәкчесе дә. Укучылар белән мөнәсәбәтләре тыныч, дусларча. Аның беркайчан да тавыш күтәргәнен күрмисең. Үзен искиткеч гади, гадел, дустанә мөнәсәбәттә тота. Сыйныф җитәкчесе буларак ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Ул тырыш хезмәте, тынгысыз җаны белән хезмәттәшләре, укучылары һәм ата-аналарның хөрмәтен һәм ихтирамын яулады.
Ямаширмђ урта мђктђбе коллективы.