Уңыш яхшы, гектарыннан 600әр центнер чыга. Күпләп җыя башлаганнан бирле, ягъни соңгы берничә көндә 1000 тонна, ә җәйге сатуларны да исәпкә алганда 2500 тоннадан күбрәк сатылган.
Хуҗалыкның үз эшчеләре һәм белгечләреннән тыш, кәбестә җыю белән Арчаның педагогика һәм төзелеш көллиятләре студентлары, Биектау районы мәктәпләре укучылары да мәшгуль. Бу атнада бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә ярдәмгә килделәр.
“Бөреле”дә кәбестә төяү өчен өч транспортер бар. Аларга Наил Габдуллин, Рөстәм Сәмигуллин, Рамил Гарәфиев идарә итә. Әмма эш кул хезмәтеннән башка гына бармый. Һәм хәзер, көннәр салкынайтып җибәрү сә-бәпле, алда басуны уңыштан мөмкин кадәр тизрәк бушату бурычы тора.
Җәй айларында машиналар, сеткаларга тутырылган кәбестәләрне басуда ук төяп, сатуга алып киткән булсалар, хәзер исә уңышны Чыпчыктагы саклагычка кайтаралар. Биредә ул язга кадәр сакланачак һәм шушыннан район, шәһәр ярминкәләренә, “Агропром-
парк”ка алып барылачак.
Басуга мәктәпләр график буенча чыга: берәүләре – төшкә кадәр, икенчеләре – төштән соң. Бу алар өчен кышка кәбестәле булу һәм акча эшләп алу мөмкинлеге. Хәзерге вакытта соң өлгерә торган сортлар җыела, көн саен 15-20шәр тонна сатыла. Аңа ихтыяҗ тотрыклы, чөнки, ни дисәң дә, кәбестә бәрәңге белән беррәттән табыннарыбызга еш куела торган төп ризыкларның берсе. Бөрелеләр аны ярминкәдә килограммын 9 сумнан саттылар. Ә күмәртәләп алучылар өчен бәяләр ел фасылына һәм сорауга карап билгеләнә.
Ярдәмгә чакырылган кешеләрне хуҗалар игътибарсыз калдырмый, аларны төшке аш һәм кайнар чәй белән тәэмин итәләр. Октябрьнең шушы көннәрендә бөрелеләрнең бөтен тырышлыгы кәбестә уңышын җыеп алуга юнәлтелгән. Тып-тыгыз, матур һәм зур булып үскән кәбестәләр өшеп әрәм була күрмәсен иде инде. Бу эштә катнашучы һәркем уңышны үстерүгә күп көч куелганын исеннән чыгармасын.
Маргарита ТИМОНИНА