ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Спорт-патриотик һәм  призывка кадәрге  яшьләрнең  "Патриот" республика үзәгендә Татарстан Республикасындагы хәрби-патриотик клубларның  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  XII нче Ачык слеты булды.
Хәзерге вакытта Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Барлыгы 1 млн 69 мең  кешене вакциналаштыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында  узган  брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау  һәм  кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Биектау муниципаль районының 2015 елның 15  октябрендә  булган чираттагы икенче  утырышында  район   башкарма  комитеты  җи-тәкчесе итеп Алмаз Ләбис улы  Гәрәев сайланды. 

Кичә 13 октябрь көнне Коркачык мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры артистлары “Саташкан сандугач” спектаклен коркачыклылар игътибарына тәкъдим итте.


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы” мәгълүмати системасында 7 447сигнал карталары кертелгән, хисапка 4 322 гаиләдә 8 256 балигъ булмаган балалар исәпкә алынган.

2015 елның 17-23 октябрь көннәрендә “Байтик” компьютер лагерендә 7-11 сыйныф укучылары өчен C#та программалаштыру буенча смена узачак.

Сентябрьнең кояшлы көнендә авылыбызның үзәк мәйданында ГТО фестивале узды. Анда Ямаширмә урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр катнашты.


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
8 октябрь көнне районда узган  Укытучылар көненә багышланган концертта безнең беренче класс укучылары һәм балалар бакчасына йөргән кызларыбыз катнаштылар. Алар тәрбиячеләре Роза Ивановна Заббарова әзерләгән аккошлар биюен башкардылар.

9
октябрь, 2015 ел
җомга

Һава торышы кинәт начараю белән “Халык контроле” системасында җылылык һәм кайнар су булмауга зарланулар артты. Октябрьдә “Халык контроле” системасында 116 зарлану каралган, аларның 39 хәл ителгән.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР транспорт министрлыгы, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының юл кагыйдәләре иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе вәкилләре интеллектуаль транспорт системалары буенча XXII халыкара конгресста катнашты. Конгресс 5-9 октябрь көннәрендә Бордо шәһәрендә (Франция) узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International