Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
6-8 ноябрь көннәрендә катарда узучы робототехника буенча 12нче бөтендөнья олимпиадасында (World Robot Olympiad — WRO) Россия җыелмасы дүрт комплект бүләк алды: төп урта яшь группасында һәм иҗади өлкән яшь группасында икешәр алтын, шулай ук иҗади кече яшь группасында һәм студентлар зачетында ике көмеш.
Көзге каникуллар көннәрендә ИТ-паркта ИТ-технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен ишекләр ачылды. Биредә мәктәп укучылары өчен гомум белем бирүче ILand яңа сменасында катнашты.
2015 елның 2-8 ноябрь вакытында “112” ермеры аша 48176 шалтырату кабул ителгән, аларның 57,5% ялган шалтырату булган.
Бүгеннән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ) карамагындагы химия тирәнтен өйрәтелә торган П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар лицей-интернатында Республика фән фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләре командалары катнаша. Фестиваль, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын стимуллаштыру максатларында, үткәрелә. Катнашучыларның эше проект командалары форматында табигать, техник һәм гуманитар фәннәр секцияләре буенча республикада фән, технологияләр һәм техниканың өстенлекле 12 юнәлеше кысаларында оештырыла.
28 октябрьдан алып 3 ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитештерү өлкәсендә - 92 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 74 кеше.
3 ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15703 кеше. Узган атнага караганда бу 151 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 31836 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 1616 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.
2015 елның 26 октябреннән 1 ноябренә “112” номерына 50 224 шалтырату кабул ителгән, аларның 64,1% ялган шалтыру булган.
Узган атна эчендә (26.10-01.11.2015) Татарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 3689 тапкыр юлга чыккан. Аларның 3154е мәктәп автобуслар, 388 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 147 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына 6 категория өстәлде.