Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 5 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
5 декабрьдә, Казан дәүләт энергетика университетында “Гадел Татарстан” брейн-рингының команда интеллектуаль уены буенча чемпионат финалы уза.
Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм хәрби комиссары Кырымда урнашкан хәрби частьләрдә булдылар. Безнең районнан армиягә чакырылучылар шефка алынган хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк дигән килешү төзеделәр. Үзебезнең хәбәрче сорауларына Биектау районындагы Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов җавап бирде.
Әниләр көнен билгеләп үтү Ямаширмә мәдәният йортында гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында "Әнием - кадерлем" исемле бәйрәм концерты белән башланды.
Инвалидларның район иҗтимагый оешмасы отчет-сайлау конференциясендә соңгы биш елдагы эшкә йомгак ясалды һәм идарә, ревизия комиссиясе сайланды.
Кичә, Халыкара инвалидлар көнендә, Биектау районында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия марафон булды.
Каракларның корбанына еш кына фатирда озак вакытка берүзе калган, үзен яклый алмаган кешеләр төшә. Алар арасында өйдә караучысыз калган балалар, инвалидлар, ялгыз яшәүче гражданнар, пенсионерлар, өлкән яшьтәге кешеләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларны442 нче номерлы Федераль закон белән таныштыру максатыннан Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре инвалидлар янында булып кайтты.
7 декабрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында адреслы ярдәм күрсәтүгә нигезләнеп социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итүдә үзгәрешләргә кагылган пресс-конференция узачак.
Менә инде егерме елдан артык без 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу көн мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау, аларның абруйларын күтәрү өчен уйланылган.