ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

19-22 нче апрельдә Казанда  татар теле һәм әдәбиятыннан  IV Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры үтте. Бу  олимпиаданың соңгы көнендә республикабызның  Мәгариф   һәм Фән министры Э.Фәттахов та катнашты. Олимпиадада  Россиянең 39 төбәгеннән һәм 12  илдән  барысы 12 мең татар телен яратучы укучылар һәм студентлар катнашты.

Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан 26нчы апрельдә Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләре арасында “Туган телем – Тукай теле” исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрелде.

Шәпше мәктәбенең данын 4нче сыйныф укучысы Баязитова Азалия яклады.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

27 нче апрель көнне Каенлык мәдәният йортында Г.Тукайның әсәрләре буенча "Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл..." дип аталган спектакль куеды. Бу сәхнә әсәре- бөек татар шагыйренең тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның соңгы төгәлләнү өлеше булды.

Каенлык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  " Язгы изгелекле эш көне" оештырдылар. Чишмә янын, су буен чистарттылар. Быел сулыкларны саклау елы да бит әле!


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

23 апрель - Бөтенроссия шимбә өмәсе

21 апрель - җирле үзидарә хезмәткәрләре көне

"Тукай әдәби укулары"

26 апрель көнне Кече Рәс клубында "Дуслык" балалар бакчасы һәм авыл китапханәсе  белән берлектә Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "'Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь кичәсе булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International