"Тукай әдәби укулары"

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Татарның һәр соравына

Үз Тукае җавап бирә.

Һәр татарның йөрәгендә

Үз Тукае шуңа күрә. (Р. Харис)

Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән - өйгә, кулдан- кулга күчә Тукай. Ата - анасын яшли югалта, ятим кала. "Артык кашык " булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый. Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калды. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала. Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь! Әлеге сүзләрне исбатлап көн саен мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ягъни бөтен җир йөзендә шагыйр хөрмәтенә төрледән-төрле чаралар уздырыла. Шундый чараларның берсе 19 нчы апрель көнне Айбаш мәдәният йортында булып узды. "Тукай: әдәби укулары" н Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап "Таттелеком" элемтә компаниясе хезмәткәрләре Айбаш урта мәктәбе укучылары белән берлектә оештырдылар. Кичәнең кунаклары: Әдәбият галиме профессор,Тукай мирасын өйрәнүче Зөфәр Рәмиев,шагыйрә, А.Алиш исемендәге премия лауреяты Фәйрузә Мөслимова, язучы Г.Исхакый исемендәге премия лауреяты Рәфкать Кәрами. "Биектау-сервис" оешмасы җитәкчесе 2015 нче ел хәйриячесе Ринат Вилдан улы Гибадуллин, Тукай-Кырлай музей комплексы директоры Дамир әфәнде. Шулай ук бәйрәмдэ Битаман, Мәмдәл, Суыксу, Әлдермеш, Кавал, Дөбьяз мәктәбе укучылары, укытучылары, авыл халкы катнашты. Залда алма төшәр урын да юк иде дисәм һич ялган булмас. Бу көнне Г.Тукай шигырь, әкиятләрен укучылар төрле телләрдә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әйтерсеңлә бу кичәгә Тукай безнең янга янә кайтты. Ул үзенең шигырьләре, җырлары һәм мәңге искермәс уй-хыяллары белән кабат безнең арабызда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International