Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан 26нчы апрельдә Биектау муниципаль районы мәгариф учреждениеләре арасында “Туган телем – Тукай теле” исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрелде.
Шәпше мәктәбенең данын 4нче сыйныф укучысы Баязитова Азалия яклады. Тыңлаучыларның игътибарын Г.Тукайның “Шаян песи” шигырен кызыклы итеп сөйләве белән җәлеп итте. Азалия мактаулы II урынны алды. (Укытучысы – Вәлиуллина Сөмбел Мөхәммәт кызы).
Ихлас күңелдән Азалияне һәм Сөмбел Мөхәммәт кызын котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!