Шәпше горурлыгыбыз!!!

2016 елның 29 апреле, җомга

19-22 нче апрельдә Казанда  татар теле һәм әдәбиятыннан  IV Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры үтте. Бу  олимпиаданың соңгы көнендә республикабызның  Мәгариф   һәм Фән министры Э.Фәттахов та катнашты. Олимпиадада  Россиянең 39 төбәгеннән һәм 12  илдән  барысы 12 мең татар телен яратучы укучылар һәм студентлар катнашты. Финалда 450 кеше көч сынашты. Финал ике турда үткәрелде. Беренчесе – язма тур, икенчесе- иҗади эшләрне яклау. Бу олимпиадада  Шәпше  мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Нефедова Ангелина катнашты. Ул ике турда да җиңеп, почетлы беренче урынны яулады. Без Ангелинаны һәм аның укытучысы Вәлиуллина С.М.ны зур җиңү белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International